Мәдәният яңалыклары

2025 елның 24 октябре, җомга

23 октябрь Кошки-Яңа Тимбай авылында чуаш халкына белем биргән, мәгърифәтчесе Иван Яковлевич Яковлевны искә алдылар. Бюст янында «Мәңгелеккә Бөек» митингы булып узды һәм чәчәкләр салынды. Биредә «Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы чуашларның милли-мәдәни автономиясе» МОО рәисе Володар Тимофеев, Тәтеш шәһәренең Троица соборы настоятеле иерей Максим Смирнов, Буа районының Кият авылында Богоявление Господня храмы настоятеле Николай ата һәм Чуваш Республикасы Яльчик муниципаль округының Лащ-Таяба авылыннан Пресвятая Богородица Раштуасы храмы настоятеле Силуан ата, Кошки-Яңа Тимбай төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авыл халкы катнашты. Митингта катнашучылар мәгърифәтченең рухи мирасына аерым игътибар бирделәр. Чыгыш ясаучылар патриарх хәтерен саклауның мөһимлеге, Иван Яковлевның чуаш халкын Аллага ышануга җәлеп итүдәге аерым роле, мәгърифәтче тормышы турында сөйләделәр. Хәтер көне авыл часовнясында дин әһелләре үткәргән панихида белән тәмамланды. Әлеге чара күренекле мәдәният һәм мәгариф эшлеклесе Иван Яковлевны тирән ихтирам итү, тану һәм хәтерләү турында искәртеп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International