Тоншерма урта мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 24 октябре, җомга

«Киләчәккә билет» проекты «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Быел аның географиясе киңәйтелә. Мөмкин кадәр күбрәк бала үз һөнәрен таба, карьера төзи алсын өчен, һөнәри юнәлеш бирү чараларының яңа форматлары барлыкка килә. 23 октябрь көнне Тоншерма урта мәктәбендә «һөнәр сайлау формуласы», «аграр мохит» темалары буенча практик юнәлешле дәресләр узды. Цифрлы платформа балаларга булачак һөнәрләрен дөрес сайларга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International