2025 елның 29 октябрендә Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кечкенә ил » мәктәп яны көзге сәламәтләндерү лагеренда«Яшь бөркетләр» сменасының өченче көне «Без- табигатьнең дуслары» девизы астында узды. Балалар арасында экология темасын күтәрүнең әһәмияте зур, чөнки экологик культура формалаштыру һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы караш киләчәк буыннар өчен табигатьне саклауга ярдәм итә. Балалар "Көз бүләкләре" дип аталган сәламәтлек өчен файдалы ризыклар белән белән таныштылар. Зыянлы ашамлыклар - еш кына балаларның яраткан ризыклары булуы аларны гаҗәпләндерде.
Иртәнге аштан соң балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә киттеләр, анда «Беренчеләр хәрәкәте» лидеры Борисова Е.С. белән очраштылар. Ул төрле юнәлешләр, хәрәкәт миссияләре белән таныштырды, аларның берсе «Россия белән булу», Ватанга хөрмәт һәм ярату тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Лагерьда «Көзге фантазия» рәсемнәр күргәзмәсе һәм « Көзге матурлык» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы оештырылды, анда балалар туган як табигатенә мәхәббәт белдерделәр.
Лагерьда һәр көн үзенчәлекле уза!