Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Келәш мәдәният йортында өлкән яшьтәге авылдашлар өчен “Безнең сәламәтлек – үзебезнең кулларда” дип аталган сәламәтлек сәгате үткәрелде.

Чарада өлкәннәргә ял һәм эш режимы, дөрес туклану, хәрәкәтләнү, яхшы кәефнең әһәмиятлеге турында сүз барды. Мәдәният йорты кунаклары витаминлы яшелчә, җиләк-җимешләрне куллану турында үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ахырдан бию күнекмәләре уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International