29 октябрьдә Казанның "Адымнар" полилингваль комплексында туган тел укытучылары өчен "Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү" темасына республика семинары узды.
Семинар эшендә Тәтеш муниципаль районыннан делегация актив катнашты. Делегация составына чуаш, мордва һәм татар телләре укытучылары керде.
Семинарда Татарстан Республикасы мәгариф системасында телләр күптөрлелеген саклау һәм үстерүгә бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар,
Чара "Яшьләр һәм балалар" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды, ул үсеп килүче буын өчен тел мирасының стратегик әһәмиятен ассызыклады.