Менә безнең сменаның өченче көне "Орленок - ЮИДовец"үтеп китте! Без аны, һәрвакыттагыча, күтәренке зарядкадан башладык, ә аннары линейка булды. Шуннан соң балалар үз отрядларына "Сәламәтлек минутларына" таралыштылар.
Тәмле иртәнге аштан соң безне ГИМС Үзәгенең Кама Тамагы инспекторлар участогыннан чын инспектор А.В. Ананьев белән очрашу көтте. Ә аннары күңелле булды! Тәрбияче Корнукова Г.Ф. безгә "Эрудит" квесты оештырды, ә тәрбияче Шакирова С. М. белән без кәгазь торналар ясадык.
Төшке аштан соң безне чын бәйрәм – "Җәяүлеләр кичүенең туган көне" көтә иде! Аны "юл куркынычсызлыгы" ннан Урманова А. Х. һәм безнең ЮИД җитәкчебез Емельянова Е. П. әзерләде, ә көн азагында директор киңәшчесе Саматова Г. Н. "Куркынычсызлык әлифбасы" супер-уенын үткәрде. Һәм, әлбәттә, нәтиҗәләр ясадык, һәм барысы да тәэсирләр белән тулы өйгә кайтып киттек!