Киртәле авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

30 октябрь Киртәле авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге кысаларында «Юл чаты» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр.

Чараның максаты-мәктәп укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү, балаларны һәм ата-аналарны киемнәрендәге яктылыкны кире кайтара торган элементларны (фликерларны) «куркынычсызлык маяклары» сыйфатында кулланырга өндәү. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеге турында сөйләделәр һәм киемдәге фликерларны ничек кулланырга икәнен күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International