Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 31 октябре, җомга

Имин юл хәрәкәтен булдыру максатында Келәш мәдәният йортында урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Юл законнарын хөрмәт ит!” дигән уен-викторина үткәрелде.

Мәдәният хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләренең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, аларны үтәүнең мөһимлеген аңлаттылар. Ул кагыйдәләр автомобиль йөртүчеләр өчен генә түгел, ә җәяүлеләр өчен дә икәнлеген ассызыкладылар. Балалар викторина сорауларына дөрес җаваплар бирделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Чарада катнашучыларга “Балалар, юлларда тәртипле булыгыз!” дигән белешмәлекләр таратылды, алар юлларда күңелсезлекләр булдырмауда булышырлар дип ышанабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International