31 октябрь Башчы авыл клубында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучы елына багышланган, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында «Ватанга мәхәббәт белән!» дип исемләнгән патриотик концерт программасы булып узды.
Тамаша залында патриотик күргәзмә һәм милли ризыкларны татып карау оештырылган иде.
Программага җырлар башкару, сугыш еллары биюләре, шигырьләр уку кертелгән иде. Концерт тарихи хәтерне саклауга, ата-бабалар һәм махсус хәрби операция геройлары батырлыклары өчен горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
