Зур этнографик диктант

2025 елның 1 ноябре, шимбә

2025 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант»X Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак. 

2025 елда диктант уздыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән уздырыла торган "Россия һәм БДБ халыклары" халыкара фестивале чаралары программасына кертелгән.

Зур этнографик диктант-ул Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче мәгърифәтчелек проекты.

Диктант биремнәре тест рәвешендә әзерләнгән һәм 30 гомумфедераль сорауны үз эченә ала.

Диктантта яшенә, белеменә, социаль чыгышына, милләтенә, диненә һәм гражданлыгына карамастан, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр катнаша ала.

Диктант биремнәрен үтәүгә 45 минут бирелә, максималь балл суммасы – 100.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International