2025 елның 30 октябрендә Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә лагерь сменасының бишенче көне «Һәр эштә дә оста бул!» девизы астында узды. « Яшь бөркет -Мастер» трегына багышланган бу көн ,гадәттәгечә, иртәнге зарядкадан һәм сәламәтлек минутларыннан башланды.
Балалар "Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәгендә булдылар һәм "Горыныч" фильмын караудан ләззәт алдылар. Малайлар маҗараларның тылсымлы дөньясына чумдылар, диңгезче Алексей Алехинның язмышын күзәттеләр. Ул, үзенең тугры дусты Горыныч аркасында, акылга сыймаслык сынаулар кичерә.
Лагерьда ял итүче балалар махсус хәрби операциядә катнашучы Альберт Әнис улы Бадртдинов белән очраштылар. Укучылар алдында чыгыш ясаганда, ул Россиянең һәрвакыт үз геройлары булуы турында, һәм аларның һәрчак Ватанны сакларга әзер торуын сөйләде, күп төрле сорауларга җавап бирде .
Төштән соң балалар махсус хәрби хәрәкәтләре зонасындагы солдатларга хатлар һәм открыткалар әзерләделәр.Тыныч тормышыбыз өчен, солдатларга рәхмәт хисләре булып ирешсен әлеге хатлар, дип тырышты балалар .
Бу көн уңай хис-кичерешләргә бай булды һәм балаларга яңа илһам-көч өстәде.