Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан, Тәтеш шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен, Өстәмә белем бирү үзәге белгечләре «Без - бердәм!» исемле акция оештырды. Балаларга илебез халкы өчен изге теләкләр язылган йөрәкләрне ак кәгазьгә ябыштырырга тәкъдим иттеләр.
Акциядә 30 дан артык кеше катнашты.