«Татарстан Республикасының Энергия нәтиҗәлелеге технологияләре үзәге» ДАУ Россия товарларының һәм хезмәт күрсәтүләренең конкурентлык сәләтен арттыруга юнәлдерелгән «хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын (алга таба – проект) гамәлгә ашыра, ул оешмалар арасында югары җитештерүчәнлек һәм нәтиҗәлелек культурасын булдыра. Проектта еллык кереме 400 млн.сум булган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек предприятиеләре катнаша ала.