Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, аларның Россия Федерациясендә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләү, шулай ук милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан «Зур этнографик диктант» уздырылды. Диктантның максаты: Россия халкының этномәдәни компетентлыгы дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу.