9 ноябрь Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында «Анда, Рав елгасында» мордва мәдәнияте фестиваленең Гала-концерты булып узды, биредә Тәтеш районы Халыклар Дуслыгы йорты директоры Сабирҗанова Светлана һәм «Тәтеш районы мордваларның милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы вәкиле Николаева Ирина, шулай ук районның иҗат коллективлары «Умарина» мордва халык фольклор ансамбле 2 нче состав, Урюм мәдәният йорты, җитәкчесе Анжелика Карягина) һәм «Чивгоня» фольклор ансамбле (Киртәле мәдәният йорты, җитәкчесе Татьяна Абраконова) катнашты. Концертта шулай ук Татарстанның иң яхшы коллективлары һәм Мордовиядән мокшан һәм эрзә телләрендә җырлар башкаручы артистлар чыгыш ясады.