23 ноябрь көнне Байраш авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында "Актер таланты" мастер-классы узды. Чара барышында катнашучылар үз актерлык талантларын ачты, командада нәтиҗәле хезмәттәшлек итте, аудитория алдында ышанычлы чыгыш ясарга һәм инициатива күрсәтергә өйрәнделәр.
Актерлык тренингы хәтерне яхшыртты, зур күләмле текстларны һәм рольләр детальләрен истә калдыру сәләтен үстерде. Катнашучылар гәүдә телен, ишарәләрне һәм персонажларның мимикасын өйрәнеп, төрле образларга әйләнә белү осталыгын үзләштерделәр.
Бу күнекмәләрне үзләштерү әйләнә-тирәдәгеләрнең хис-кичерешләрен яхшырак танырга ярдәм итәчәк һәм көндәлек тормышта аралашуны җиңеләйтәчәк.