23 ноябрь Монастырск авыл мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеге кысаларында «Имин юл» танып белү сәгате булып узды. Безнең көннәрдә балаларның юлларда иминлеге җитди проблема булып тора. Ел саен шәһәр юлларында һәм урамнарында бик күп юл-транспорт һәлакәтләре була, нәтиҗәдә балалар һәлак була һәм җәрәхәтләнә.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренең машина йөртүчеләр өчен генә түгел, җәяүлеләр өчен дә ни өчен кирәклеген искәрттеләр: юлларда тәртипсезлек булмасын һәм иң мөһиме безнең куркынычсызлык өчен һәм яшь җәяүленең белешмәлекләрен тараттылар.