25 ноябрь Сабирҗанова Светлана («Халыклар дуслыгы йорты» МАУ директоры) һәм Салагаев Андрей («Тәтеш ҮКС» МБУ директоры) Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында узган Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында катнаштылар. Утырыш барышында төбәкләрдә Халыклар дуслыгы йорты һәм учреждениеләр эше турында фикер алыштылар. Чара ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин, шулай ук җирле хакимият һәм мәдәният белгечләре катнашында узды. Республикада мондый учреждениеләрнең эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләргә карар кылынды.