26 ноябрь Тәтеш шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеге кысаларында «Кагыйдәләрне үтәсәң – дөрес эшлисең» дип исемләнгән танып белү акциясе оештырылды. Безнең көннәрдә балаларның юлларда иминлеге җитди проблема булып тора. Ел саен шәһәр юлларында һәм урамнарында бик күп юл-транспорт һәлакәтләре була, нәтиҗәдә балалар һәлак була һәм җәрәхәтләнә.
Акциядә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләренең машина йөртүчеләр өчен генә түгел, җәяүлеләр өчен дә ни өчен кирәклеген искәрттеләр: юлларда тәртипсезлек булмасын һәм иң мөһиме, безнең иминлек өчен һәм яшь җәяүленең белешмәлекләрен өләштеләр.