Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне алдыннан Өстәмә белем бирү үзәге активистлары "Татарстан Флагы-безнең горурлыгыбыз!" акциясен уздырды. Алар катнашучыларга әләмдәге һәр төснең әһәмияте турында сөйләделәр һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Акциядә 20дән артык кеше катнашты.