2025 елның 27 ноябрендә Бөгелмәдә «Имин мәктәп» республика конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Безнең районнан Олы Шәмәк мәктәбенең тәрбия буенча киңәшчесе, I урынны алган Маханова С.Н. чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм 40 000 сумлык бүләк сертификаты белән бүләкләнгән. Конкурс «Наркотикларга каршы десант» һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Педагоглар һәм Остазлар» ярдәмче проекты кысаларында уза.