Тоншерма урта мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 28 ноябре, җомга

    «Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Балаларга иң яхшысы» ярдәмче проекты кысаларында Тоншерма урта мәктәбендә "Акыллы Россия: математика гамәлдә" дигән темага дәрестән тыш чаралар үткәрелде.

    Без  бүгенге дөньяның күпчелек ачышлары һәм технологияләре нигезендә яткан фән турында сөйләштек. Ул инженерларга күперләр төзергә, табибларга төгәл диагнозлар куярга, икътисадчыларга киләчәкне фаразларга, ә программистларга виртуаль дөньялар булдырырга ярдәм итә.

     1 декабрьдә Россиядә математика көне билгеләп үтелә. Бу уйларга, закончалыклар эзләргә һәм чишелешләр табарга яраткан һәркемнең бәйрәме. Мәктәптә белем алу - булачак һөнәрләрнең нигезе. Нәкъ менә шуңа күрә без бүген математикага  профориентация юнәлешендә карадык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International