Келәш мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Галимова “Иң мөһиме турында” Республика бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнашты.
Бу бәйге җәмгыятьтә рухи юнәлешне югалтмыйча, ватанпарвәрлек тәрбияләү , Бөек Ватан сугышында һәм МХОда күрсәтелгән батырлыклар турында истәлекне мәдәни мирас һәм иҗат аша саклауга юнәлтелгән. Гөлчәчәк Садертдин кызы “Сугышны һәм Җиңүне искә алып”, “Безнең гаилә бәйрәмнәре һәм традицияләре” номинацияләрендә бүләкләнде. “Хатирә” фольклор төркеме “Минем әбинең яраткан җырлары” номинациясендә җиңү яулады.