Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Келәш авылының мәдәният хезмәткәрләре җирле балалар бакчасы хезмәткәрләре, битараф булмаган келәшлеләр белән берлектә “Окоп шәме”, “Чәкчәк” акцияләре үткәрделәр.

Нәтиҗәдә МХОдагы егетләр өчен окоп шәмнәре, татар халкының татлы сые- чәкчәк әзерләнде. Мәдрәсәгә йөрүче ханымнар өйләрендә токмач кистеләр. Җыелган әйберләр, азык-төлек Тәтешкә “Аналар йөрәге” штабына тапшырылачак. Оештыручылар акциядә катнашкан, өлеше кергән һәркемгә рәхмәтләрен белдерәләр.

  ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International