«Механик  җыю эшләре слесаре» һөнәре алу турында килешү төзеде

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

«Яшьләр һәм балалар», «Минем беренче һөнәрем. Мәктәп укучылары өчен һөнәри белем бирү» проектлары кысаларында Ханжин  П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең администрациясе АҖ «Казан вертолет заводы » белән берлектә 9,10 нчы сыйныф  укучылары өчен «Механик  җыю эшләре слесаре» һөнәре алу турында килешү төзеде.

«Механик җыю эшләре слесаре» һөнәре  буенча һөнәри стандарт Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган.

Укучылар АҖ “Казан вертолет заводы»ның җитештерү укыту үзәгендә (Казан шәһәре) һәм «Казан вертолет заводы»ның Тәтештәге филиалында белем алачак.

Уку гомуми һәм урта белем бирү федераль дәүләт белем бирү учреждениесендә каралган дәрестән тыш эшчәнлек  сәгатьләре хисабына гамәлгә ашырыла.

Һөнәри белем бирү программасы буенча дисциплинаны үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар детальләрнең,  берәмлекләренең,һәм уртача катлаулыктагы эшләнмәләрнең сызымнарын укырга,контрольдә тотыла торган детальләргә рөхсәт һәм утырту урыннарын күрсәтеп, эскизларын төзергә өйрәнәчәкләр.

Беренче һөнәр - мәктәптә укыганда  үк белгечлек алу өчен менә дигән мөмкинлек. Балалар  һөнәри белем  һәм практик тәҗрибә алачак,бу булачак һөнәрне дөрес сайларга ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International