«Санпросвет» коммуникацион стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш муниципаль районы халкына мәгълүмат җиткерү максатында 2025 елның 8-19 декабрендә «кайнар линия» оештырылды һәм гражданнарга балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, Яңа ел бүләкләрен сайлау мәсьәләләре буенча тематик консультацияләр уздырыла.