Ханжин П. С. исемендәге "Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә " Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү , махсус хәрби операциядә катнашучылар белән патриотик очрашулар кысаларында , укыту-спорт эшләре буенча директор урынбасары, стендка ату буенча тренер - укытучы, махсус хәрби операциядә катнашучы Бәдретдинов Альберт Әнис улы белән очрашу булды.
Кунак балаларга батырлык һәм намуслылык турында сөйләде. Донецк Халык Республикасы Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең тыныч гражданнарын якларга, Россия чиген сакларга кирәклеге һәм махсус операциянең мөһим әһәмияте турында да сөйләп китте.
Әлеге очрашу тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Л. Н.Лазарева һәм Н. П. Иванов исемендәге Юнармия отряды җитәкчесе А. В. Ванюхин ярдәмендә оештырылды.