9 декабрьдә Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган “Без коррупциягә каршы!” дигән профилактик акция үткәрделәр. Аның барышында катнашучыларга мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Буклетларда ачык формада "коррупция" төшенчәсе, коррупциянең нинди нәтиҗәләре булуы һәм коррупция факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында язылган.