Урюм мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәчесе белән берлектә "Каһарманнар булып тумыйлар” дигән истәлек сәгатен үткәрделәр.
Урюм авыл җирлеге башлыгы Алексей Николаевич Абмаев Россия геройлары, якташларыбыз, Махсус Хәрби Операциядә катнашучылар турында сөйләде. Һәлак булганнарның истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.