10 декабрьдә Тәтеш районы мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган «Татар кызы-2026» Республика конкурсының зона этабы булып узды. Конкурсның зона этабында Тәтеш, Апас, Буа, Чүпрәле, Зеленодольск районнарыннан кызлар катнашты.
Безнең районнан Тәтеш муниципаль районының Олы Әтрәч ФАП мөдире Алия Галиева чыгыш ясады. «Татар кызы-2026» Республика конкурсының ярымфиналына Галиева Алия (Тәтеш шәһәре), Ибраһимова Аделя (Буа шәһәре), Диана Новоселова (Апас). Чара азагында рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү тантанасы булды.