Килдеш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Минем илем – Россия»коллектив-иҗат эшендә катнаштылар. Оештыручылар булып тәрбия буенча директор киңәшчесе Таҗиев м.м. һәм «беренчеләр хәрәкәте» ндә актив катнашучы Чумакова Василина чыгыш ясады.
Чара илнең Төп законы белән танышуга багышланган иде. Балалар танып белү видеоролигын карадылар, аннан Конституцияне булдыру тарихын, бу төп документның кем тарафыннан һәм кайчан эшләнгәнен, аның әһәмиятен һәм төп нигезләмәләрен белделәр. Әлбәттә, Ватаныбызның мөһим дәүләт символларын да искә төшерергә онытмадык.