Балалар, ата-аналар, педагоглар һәм мәктәп хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен яңа ел бүләкләре әзерләгәннәр. Посылкаларга тәм-томнар гына түгел, сәламәтлек һәм тизрәк өйгә кайту теләге язылган хатлар да кергән.
Бу кечкенә бүләкләр безнең яклаучыларыбызның рухын ныгытачак һәм аларны өйдә бик көтүләрен искә төшерәчәк. Без көн саен батырлык һәм кыюлык күрсәткән якташларыбыз белән горурланабыз.