Нармонка мәктәбе хәбәрләре

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

   «Долгая поляна» тыюлыгы белгечләре Китаев В.И. һәм Филиппова М.В. Нармонка мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыкара хайваннар хокуклары көненә багышланган чара үткәрделәр.

Балалар кошларның кыш көне ни өчен ярдәмгә мохтаҗ булуын, канатлы кошларны ничек дөрес ашатырга һәм җимлекне нинди материаллардан ясарга мөмкин булуын белделәр. Шулай ук тере затларга карата гуманлы мөнәсәбәт һәм кеше ничек табигатьне саклаучы була алуы турында фикер алыштылар.

Табигать турында кайгырту-ул бер генә гамәл түгел, ә һәр кешенең көндәлек җаваплылыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International