Бүген «Сабый» балалар бакчасында «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәре Филиппова М.В. булды һәм «Халыкара хайваннар хокукларын яклау көне» темасына әңгәмә үткәрде.
Марина Викторовна балаларга кешеләрнең кулга ияләштерелгән хайваннар өчен җаваплы һәм алар турында кайгыртырга тиешлеген аңлатты. Әңгәмә кысаларында шулай ук "Мин һәм Кызыл китап" балалар кул эшләре конкурсында җиңүчеләр Мальцева Екатерина һәм Гудкова Анастасия грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.