Хөрмәтле Тәтеш районы ЗАГС органнары хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Сезнең хезмәтегез, гражданнарның гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә конституциячел хокукларын ышанычлы яклауны тәэмин итеп, безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Сез җәмгыятебезнең рухи кыйммәтләрен ныгытуга, гаилә традицияләрен саклауга, ана һәм балаларны яклауга зур өлеш кертәсез.
Профессиональлегегез һәм энтузиазмыгыз, күңел җылыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз, төрле ситуацияләрдә кешеләргә игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете һәм шәхси иминлек телим. Сезнең һөнәри юлыгыз матур вакыйгалар һәм күңелле хатирәләр белән тулы булсын!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов