22 декабрь - энергетиклар көне!

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез – энергетика көне белән котлыйм!

Сезнең һөнәри осталыгыгыз, җитештерүнең югары нәтиҗәлелегенә ирешүгә даими омтылуыгыз, эшкә җаваплы каравыгыз - Тәтеш районында яшәүчеләргә елның теләсә кайсы вакытында үзләрен ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирә, җитештерү һәм социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә ярдәм итә.

Энергетика тармагы ветераннары аерым ихтирамга һәм рәхмәткә лаек! Сез энергетика үсешенә күңелегезне салып кына калмыйча, яшь белгечләргә кыйммәтле белемнәр һәм уникаль тәҗрибә дә тапшырасыз, шуның нәтиҗәсендә тармак ышанычлы рәвештә алга баруын дәвам итә.

Бу көнне барыгызга да намуслы хезмәтегез, җаваплылыгыгыз һәм профессиональлегегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, авариясез эш һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International