20 декабрь Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Яңа ел сәяхәте!» дип исемләнгән интеллектуаль уены булып узды.
Катнашучылар Яңа ел дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чумдылар. Уенчыларга бәйрәм тематикасына бәйле кызыклы сораулар тәкъдим ителде. Уен алты мавыктыргыч раундтан торды, анда командалар үз эрудицияләрен күрсәттеләр, танылган кинофильмнардан яраткан персонажларын танырга тырыштылар, атаклы Яңа ел җырларын һәм яраткан картиналарыннан канатлы фразаларны искә төшерделәр. Катнашучылар дөньяның төрле халыкларының Яңа елын бәйрәм итүнең традицион вариантлары турында белемнәрен киңәйттеләр.