Яңа ел бүләкләре белән тәэмин итү турында

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Тәтеш шәһәре территориясендә даими яшәүче һәм балалар бакчасына йөрми торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Тәтеш районы Башлыгының Яңа ел бүләкләрен 25-26 декабрьдә мәгариф бүлегендә (Ленин ур., 37А йорт, Саклык банкы бинасы) 8.00 дән 17.00 гә кадәр (төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр) алырга мөмкин.

Бүләк алу өчен ата-аналарга үзләре белән паспорт һәм бала туу турында таныклык оригиналлары булырга тиеш.

Авыл җирендә яшәүче һәм балалар бакчасына йөрмәгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар бүләкләрне авыл җирлекләрендә алалар.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә һәм мәктәпләрдә укучыларга яңа ел бүләкләре мәгариф учреждениеләрендә тапшырыла.

 

Белешмәләр өчен Телефон 2-54-01.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International