21 декабрь Алабирде авыл мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән «Юлда сизелерлек бул» акциясе узды.
Мәдәният йорты директоры юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искәртте. Тәүлекнең караңгы вакытында аеруча игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклады. Акция кысаларында яктылыкны кире кайтара торган брелкалар тапшырдылар.