25 декабрьдә Урюм авылында "Татарстанда кыш" проекты кысаларында “Тиздән! Тиздән Яңа ел! Ёлка кунакка чакыра! дип исемләнгән яңа ел чарасы узды. Авыл халкын Яңа ел бәйрәме белән Кыш Бабай, Кар кызы һәм Убырлы котладылар, алар барысына да зур бәхет, сәламәтлек теләде. Чарада төрле уен, биюләр һәм җырлар җырланды. Чыршы үзенең матур утларын яндырды.