2025 елның 25 декабрендә район Мәдәният йортында уку, иҗат, спорт һәм җәмәгать эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән укучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ә. Садриев һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге башлыгы Г.Ф. Кирилина чыгыш ясадылар.
Йөз малай һәм кызлар Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм татлы бүләк белән бүләкләнделәр. Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, җыелучылар игътибарына Мәдәният йорты артистлары куелышындагы «Көзгеләр сөйләшүе» яңа ел әкияте тәкъдим ителде.