Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия Федерациясе Коткаручысы көне белән котлыйм!
Сез-батыр һәм игелекле һөнәр ияләре, иң катлаулы хәлләрдә дә беренче булып ярдәмгә киләсез, гомеребезне һәм тынычлыгыбызны саклыйсыз. Сезнең фидакарьлеккә әзер булуыгыз, профессиональлегегез һәм җаваплылыгыгыз — район халкының тынычлыгы нигезе.
Хезмәт бурычын намус белән үтәгәнегез, җаваплылыгыгыз һәм кыюлыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез. Ветераннарга үз һөнәрләренә тугрылыклы булулары, яшь белгечләрне тәрбияләүдә ярдәм итүләре, аларда югары әхлакый кыйммәтләр, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүләре өчен аерым рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, ныклы рух, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов