Тәтеш районының авыл хуҗалыгы оешмалары һәм авыл җирлекләре башлыклары быел тәмамланып килүче, Яңа ел алды республика авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар, ярминкә Казан шәһәрендә узды. Чара гадәттәгечә татарстанлыларда зур кызыксыну уятты. Тәтеш җитештерүчеләренең сөт продуктларына, балык, сыер һәм дуңгыз итенә ихтыяҗ зур булды. Ярминкәгә товарлар китерү өчен 20дән артык автомобиль җәлеп ителде.