27 декабрь Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Могҗизаларга ышанырга вакыт» театральләштерелгән программасы үтте.
Яңа ел театральләштерелгән программасы тамашачыларны әкияти маҗаралар һәм могҗизалар дөньясына чумдырды, Яңа ел кәефен һәм якынлашып килүче бәйрәм тойгысын бүләк итте. Мәдәният йорты үзешчәннәре оста итеп үзләштерелгән әкият геройлары сәхнәдә чын Яңа ел могҗизасы тудырды. Кыш бабай белән Кар кызы барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.