Кошлар өчен кыш-елның иң авыр вакыты: күп кенә канатлы кошлар салкыннан һәм ачлыктан үлә. Кошлар безнең торакларга ярдәм сорап киләләр, һәм без канатлы дусларга кышны үткәрергә ярдәм итәргә тиешбез.
Ел саен "Сабый" балалар бакчасында "Кыш көне кошларны ашатыгыз!" акциясе үткәрелә. Шул максаттан, салкыннар башлангач, балалар бакчасы участокларында ата-аналары белән бергәләп ясаган җимлекләр эленә һәм кошларны даими тукландыру оештырыла.
Әлеге акция балаларда табигатькә карата игелек, сакчыл мөнәсәбәт һәм кошлар турында кайгырту тәрбияли, балаларның иҗади сәләтләрен һәм әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын үстерә.