Күккә каршы: югары сыйныф укучылары вертолёт заводының укыту үзәгендә авиация дөньясына беренче адым ясадылар! "Яшьләр һәм балалар", "Иң яхшысы балаларга", "Педагоглар һәм остазлар" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 26 декабрьдә инженер эше һәм күк йөзе белән кызыксынучы өлкән сыйныф укучылары өчен, истәлекле вакыйга булды.
Без Казан шәһәренең Вертолет заводының укыту үзәге базасында дәресләр циклын ачтык. Беренче дәрес вертолет төзелешенең катлаулы һәм мавыктыргыч дөньясына чын-чынлап чуму булды. Бу физика яки технология дәресе генә түгел, бу илнең алдынгы эшләнмәләре белән турыдан-туры бәйләнеш!
Әлеге мавыгучан балалар арасында булачак конструкторлар, инженерлар һәм очучылар да бар, алар безнең авиапромның күркәм традицияләрен дәвам итәчәк. Уку үзәге җитәкчелегенә кунакчыллыгы һәм укучыларыбызга шундый бәһасез тәҗрибә бирү мөмкинлеге өчен рәхмәт! Алда - ачышлар күп әле !