МБДОУ «Башаккай балалар бакчасында тылсымлы, якты, күңелле һәм онытылмаслык Яңа ел бәйрәмнәре чоры узды. Балалар янына кунакка иң көтеп алынган персонажлар: игелекле Кыш бабай, аның сөйкемле оныгы Кар Кызы һәм ярдәмчесе Кар бабай, көтмәгәндә шаян Убырлы карчык һәм Бармалей килделәр! Бу бәйрәм көннәрендә ниләр генә булмады: балалар Яңа ел җырларын яңгыратып җырладылар, залны шатлык һәм күңел ачу белән тутырдылар.
Үзләренең бөтен энергияләрен һәм талантларын күрсәтеп, дәртләнеп биеделәр, бер генә сүзне дә онытмаска тырышып, горурланып һәм дулкынланып Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр.
Убырлы карчык белән Бармалей, әлбәттә, үзләренең шаян – зыян эшләрен булдыра алмадылар, ләкин аларның шаянлыгы бәйрәмгә дәрт һәм көлке өстәде генә! Кыш бабай балаларның чыгышларына бик шат иде-һәркемне мактый, елмая һәм барлык яңа ел теләкләрен үтәргә вәгъдә бирде.
Бәйрәм финалында барлык балаларга да татлы бүләкләр тапшырылды, моның өчен Тәтеш муниципаль районы Башлыгына Р. Х. Сафиулловка рәхмәт белдерәбез.