Бүген район мәдәният йортында бишенче чакырылыш Тәтеш муниципаль район Советының алтынчы, быел соңгы утырышы булып узды. Утырышны район Башлыгы Рәмис Сафиуллов үткәрде, утырыш эшендә җирлек башлыклары, районның бүлек башлыклары, хезмәтләр, оешмалар һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.