Якынлашып килүче яңа 2026 ел һәм Раштуаның якты бәйрәме белән иң ихлас һәм җылы котлауларны кабул итегез!
Узган 2025 ел бездән бердәмлек, ныклык һәм зур җаваплылык таләп итте. Йөзләгән якташларыбыз бүген махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәп, батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр. Без барыбыз да аларның җиңү белән исән-сау кайтуларын көтәбез.
Көн саен үз куллары белән маскировка челтәрләре ясаучы, кием тегүче, шәмнәр ясаучы, җылы әйберләр бәйләүче һәм алгы сызыкка посылкалар җыючы волонтерларыбызга түбәнчелек белән баш иябез. Сугышчыларыбызга, кирәкле техниканы фронтка җибәрергә ярдәм итүчеләргә, гуманитар йөк ташучы аграрийларыбызга аерым рәхмәт.
Барлык авырлыкларга да карамастан, безнең район 2025 елда ышанычлы үсешен дәвам итте. Игенчеләр әйбәт уңыш җыйдылар, терлекчеләр терлекләрне кышлатуны уңышлы уздыралар. Без яңа социаль объектларны файдалануга тапшырдык, юлларны ремонтлауда, авылларыбызны һәм шәһәребезне төзекләндерүдә шактый алга киттек.
Көндәлек хезмәте, Туган җиремә тугрылыгы белән Тәтеш районы үсешенә һәм чәчәк атуына өлеш керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Ышанам ки, безнең уртак тырышлык — аның уңышлы киләчәге һәм динамик үсешенең төп нигезе.
Киләсе ел шатлык, якты киләчәккә ышаныч белән тулы булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм игелек телим!
Яңа 2026 ел белән!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов