Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 1 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 декабрь көнне Байраш авыл мәдәният йортында "Хуш киләсең Яңа ел" концерты булды. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Гобәев Әсхать Минзаһит улы ачып җибәрде. Ул  бәйрәм белән котлады һәм иң изге теләкләр теләде. Концертта җырлар, дәртле биюләр һәм күңелле скетчлар яңгырады. Бәйрәмгә Шүрәле белән Убырлы  һәм әлбәттә инде төп геройлар Кыш бабай белән Кар кызы килде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International